«Фән һәм заманча технологияләр: кызыклы фактлар»: мәгълүмати досье  (12+)

30 март көнне 13 нче санлы китапханәдә, яшь китап сөючеләр өчен Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында оештырылган «Фән һәм заманча технологияләр: кызыклы фактлар» дигән мәгълүмати досье узды. 
Катнашучылар бөтен дөньяга танылган галимнәр һәм аларның фәнни ачышлары белән танышты. «Дөньяны шаккатырган 10 фәнни ачыш» видео-презентациясе барышында яшьләр инновацион технологияләр өлкәсендә соңгы яңа ачышлары һәм хәзерге заман фәнендәге казанышлар белән танышты, бу аларның белемнәрен киңәйтергә һәм гаҗәпкә калдырырга ярдәм итте. Шулай ук яшь чаллылылар «Фән турында мин нәрсә беләм», «Дөньяви фәннәр даһилары» дигән тест биремнәрен үтәп, үз белемнәрен сынап карады. 
Мондый чаралар бик әһәмиятле, чөнки алар табигый һәм техник фәннәргә карата кызыксыну тудыра, фәннең чынбарлык тормыштан читтә тормавы, аның көнкүреш тормышта көн саен очрап торуын күрсәтә.  

Поделиться: